Минзәләдә җәйге лагерьларны ачуга көчәйтелгән әзерлек бара
Минзәләдә, бөтен республикадагы кебек үк, лагерьларда сменалар ачуга актив әзерләнәләр. Бу хакта гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең бүгенге утырышында да фикер алыштылар.
(Минзәлә, «Минзәлә-информ», Чулпан Шафикова). Бүген район хакимияте бинасында «2020 елда җәйге савыктыру кампаниясен гамәлгә ашыру» мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында утырыш узды.
«Барлык чаралар: балаларны бер вакытта лагерьгә урнаштыру, медосмотрлар үткәрү, дезинфекция һәм шәхси саклану чаралары куллану, ата-аналар көнен бетерү, социаль дистанция, персоналны Covid – 19 инфекциясенә тестлау, лагерьдан читкә чыгуны тыю һәм лагерьларда тикшерү чараларын киметү - болар барысы да үтәлергә тиеш", - дип билгеләп үтте Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев.
Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләрнең районара бүлеге начальнигы Альберт Тимерханов, сменалар ачылыр алдыннан лагерьларда тикшерүләр үткәреләчәк, алар нәтиҗәсендә лагерьлар эшләргә рөхсәт алачак, дип хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев