Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә «Йөрәктән-йөрәккә» акциясе үткәрделәр

Инвалидлар-йөрәкле, көчле рухлы кешеләр, алар өчен без йөрәкләребезне ачабыз һәм ярдәмгә килергә әзербез.

(Минзәлә, "Минзәлә-информ") Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Инвалидлар Декадасы кысаларында «Йөрәктән йөрәккә»дигән иҗади эш уздырылды. Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар үз куллары белән плакат ясадылар.

Ирина Исмәгыйлева, Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат йорты директоры:

- Барысы бергә шаблон буйлап йөрәкләрне йөреп чыктылар һәм аларны контур буенча кистеләр, аннары клей ярдәмендә плакатта декоратив агач ясадылар, шуның белән үз йөрәкләренең игелек өлешен бирделәр. Иҗат белән шөгыльләнү вакытында, кешеләргә карата ихтирам, шәфкать күрсәтү, якыннарыңны кайгырту, башкаларга карата игелекле булырга кирәклеге турында фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев