Минзәләдә йөзү буенча республика ярышлары старт алды
Анда 39 районнан катнашучылар килде.
Илшат Вагыйзов «Минзәлә-информ»
Минзәлә шәһәренең «Юбилейный» спорт мәктәбе базасында Татарстан Республикасының кечкенә шәһәрләре һәм авыл районнары арасында йөзү буенча VI республика ярышлары старт алды.
Илфар Сафиуллин, « Юбилейный» мәктәбе директоры:
- Республика күләмендәге шундый зур ярышларны үзебездә кабул итүебезгә без бик шат. Әлбәттә, бирегә иң көчлеләр килде, әмма безнең Минзәлә спортчылары уңышлы чыгыш ясарлар дип ышанабыз.
Ярышлар 2006-2007 елгы һәм 2008-2010 елгы егетләр и кызлар арасында үткәрелә, нәтиҗәләр турында соңрак хәбәр итәрбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев