Минзәләдә үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын караңгыда да тикшерәләр
Агымдагы елның ноябрь аенда дүрт рейд үткәрелде, 10 берәмлек техника тикшерелде, өч хокук бозу очрагы ачыкланды һәм штраф рәвешендә административ җәза чаралары күрелде.
(Минзәлә, "Минзәлә-информ") Ринат Гыйльманов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә мунициципаль районы бүлеге башлыгы:
- Тәүлекнең караңгы вакытында үзйөрешле машиналарны яктырту һәм яктылык сигнализациясе җайланмалары төзек булмау белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм булдырмау өчен, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә мунициципаль районы бүлеге тарафыннан тәүлекнең караңгы вакытында даими рейдлар оештырылды һәм үткәрелә. Тышкы яктылык приборларының булуына һәм төзеклегенә, шулай ук файдалануга рөхсәт, теркәү документлары, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары булуга аерым игътибар бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев