Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдәге күпфатирлы йортлардагы подъездларда өйдәге кебек матур, ләкин барысында да түгел

Шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева җитәкчелегендә күпфатирлы йортлардагы подъездларның чисталыгын тикшерү буенча рейд дәвм итә.

(Дифиза Нуриева, “Мензеля-информ”)

Чираттагы рейд вакытында Изыскательләр бистәсендәге 2/12, 2/11А, 4/8А, 4/8Б, 4/8В, 4/4 йортларындагы подъездлар тикшерелде.

Әлеге ике һәм өч катлы йортлардагы подъездлар чагыштырмача чиста. Әйтик, 2/12 йортның 2 подъезды тәрәзәсенә хәтта ламбрекен челтәр эленгән, беренче катта идән юу әсбаплары, кар көри торган көрәкләр тезелеп тора.

Ә менә 2/11А йортының беренче подъезды ишеген ачып керүгә үк күзгә песи тизәге ташлана. Алар үз хаҗәтләрен үтәсен өчен, хуҗалары булса кирәк, баскыч астына картон салганнар һәм песиләр шунда йомышлап та куйган. Ләкин ул тизәкләрне кем һәм кайчан тазарта икән соң? Ник хуҗаларына аларны урамга ук чыгарып җибәрмәскә? Әлеге хуҗалы песиләр шул йортта яшәүчеләрнең үзәгенә үткән, күрәсең. Өченче катта яшәүчеләр песиләргә юлны ябып, баскычка рәшәткәле ишек ясап куйганнар.

Шул ук йортның икенче подъездында яшәүчеләрне исә икенче бер проблема борчый – ишек төбен су баса. Көннәр җылына башлау белән кар эреп, түбәндә урнашкан ишек төбенә зур күлләвек булып җыела.

4 нче комплекста әле күптән түгел генә салынган заманча, төзек йортлар урнашкан. Шул төзеклеккә сокланып якты подъездлар буенча йөрисе генә дә бит... Юк шул! 4/8А йорты ишек төбенә ташланган йөзәрләнгән тәмәке төпчекләре, язулы стеналар, пычрак идәннәр йортның бөтен матурлыгын икенче планга чыгара. Ә күршедәге 4/8Б йорты подъезды өйне хәтерләтә: ишек төбенә йомшак келәмнәр җәелгән, өлкәннәр утырып ял итсен өчен урындыклар куелган – чиста һәм матур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев