Минзәләдәге “Мәктәп скверы” яңа элементлар белән тулылана
Өч уку йорты арасында урнашкан “Мәктәп скверы” яңа скамейкалар һәм стелалар белән тулыланды.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Элек медицина училищасы каршындагы юлдан автомобильләр өчен ачык иде. Ә шушы көннәрдә ул юлны яптылар, хәзер аннан бары тик җәяүлеләр генә йөри ала. Хәзер андагы яңа агач скамейкаларга утырып классташлар, группадашлар белән рәхәтләнеп аралашырга, ял итәргә мөмкин. Скамейкалардан ерак түгел урналар урнаштырылган, алар да скамейкалар белән бер стильдә ясалган.
Шулай ук 1 нче мәктәп һәм медучилище биналары каршында шәһәребезнең тарихи биналары сурәтләнгән һәм алар хакында информация язылган стелалар урнаштырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев