Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдәге “Школьный” скверында Яңа ел чыршысы кабынды

Школьный скверында урнаштырылган мәхабәт чыршыга карап сокланмаган кеше юк!

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Яңа ел алдыннан олысы-кечесе ниндидер могҗиза көтә. Шәһәребезнең 1 нче урта мәктәбе һәм Балалар иҗат йорты, медицина училищесы янындагы Школьный скверында яңа ел чыршысы урнаштырылуы минзәләлеләр өчен чын мәгънәсендә могҗиза булды.
“Торак һәм шәһәр мохите” дигән милли проект кысаларында “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасы буенча 2020 елда төзекләндерелгән скверда моңа кадәр төрле чаралар үткәрелеп килсә дә, әле бу кадәр кеше җыелганы юк иде. Бүген биредә Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды.
Тирә-якка күңелләрне дәртләндереп күңелле музыка яңгырады. Балалар, аларның әти-әниләре Чыршы бәйрәменә җыелды.
Чарада катнашкан район башлыгы Айдар Салахов, ”АКИБАНК” ПАО идарәсе Илдар Галяутдинов минзәләлеләрне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котладылар.
Айдар Салахов, район башлыгы:
– Узган ел укучылар, студентлар өчен шөгыльләнергә, чаралар үткәрергә әлеге сквер төзекләндерелсә, быел беренче мәктәпкә капиталь ремонт ясалды. ”Акибанк” ПАО җитәкчелеге шушы башкарылган эшләрне, тырышлыкларны күреп, скверда чыршы куярга вәгъдә иткән иде. Әлеге тылсымлы бүләк минзәләлеләргә “Акибанк” ПАОның бүләге. Шәһәрнең һәр почмагы шушы сквер кебек матур, уңайлы булсын.
Илдар Галяутдинов, ”АКИБАНК” ПАО идарәсе рәисе:
–Сезнең барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. Тормышта һәрвакыт барысы да шома гына, барысы да яхшы гына булып тормый. Узган ел, быел без узган сынаулар алар барысы да артта калды. Яңа елда шатлыклар күбрәк булсын, балалар сау-сәламәт, шат булып үссеннәр, белемгә омтылсыннар, тормышта югалып калмасыннар иде.
1 нче урта мәктәп укучылары кунакларга җавап сүзе белән чыкты: шигъри юллар бүләк иттеләр.
Яңа ел чыршысын кабызу бәйрәмнең иң матур мизгеле булды. Җем-җем килеп торган гүзәл чыршы тагын да матуррак балкыды!
Әкият геройлары чыршы тирәсенә җыелган олысы-кечесе белән шаярып йөрде. Бала-чага чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнде, уеннарда катнашты.
–Яңа ел уңышлар алып килсен, кәефләр күтәренке булсын!– дигән теләкләр яңгырады. Бәйрәмдә кызыклы тамаша карап, күтәренке кәеф белән таралышты чарага килүчеләр.
Чараның ничек узуы турында тулырак фотоларны һәм видеосюжетны безнең мензеля.ру сайтында, ВКонтакте Мензелинск news - Мензеля онлайн социаль челтәрендә, шулай ук @menzela_menzelinsk Instagram аккаунтында карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев