Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдәге сугыш ветераннарына – бәйрәм бүләкләре

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей елы тәмамланыр алдыннан “Бердәм Россия” партиясе “Яңа ел белән, ветеран!” Бөтенроссия акциясен башлап җибәрде.

 (Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Шушы акция кысаларында Яңа ел бәйрәме алдыннан Минзәлә районындагы Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларга тиңләштерелгән ветераннарга яңа ел бүләкләре (азык-төлек тутырылган пакетлар) тапшырдылар.

Роза Салдаева, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкару сәркатибе:

– Әлеге Бөтенроссия акциясенә безнең җирле бүлекчә дә кушылды. Шәһәрдәге 10, авыллардагы 5 ветеранны Яңа ел белән котлап, аларга бәйрәм бүләкләре тапшыру оештырылды.

Безнең өстәмә

Бөек Ватан сугышы ветераннары Евгений Зыков, Михаил Тихоновка (фотоларда) яңа ел бүләкләрен район башлыгы Айдар Салахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, район халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев