Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдәге Татарстан халыклар фестиваленең зональ этабында Иске Матвеевка мәктәбе җиңде

Бәйге шартлары буенча, һәр мәктәп районыбызда яшәүче милләтләрнең гореф-гадәтләренә багышланган тамаша күрсәтергә тиеш иде.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Минзәлә шәһәренең 2 нче мәктәбе базасында Татарстан халыклар фестиваленең зональ этабы узды. Абсолют җиңүче булып, гран-прига лаеклы дип керәшеннәрнең йолаларын музыкаль-тематик тамаша аша күрсәткән Иске Матвеевка мәктәбе командасы танылды. Директорлары Лилия Миңнекаева үзе дә катнашкан, тере гармун тавышына барган чыгыш һәркемгә ошады.

- Мәктәбебездә укучы төрле милләт балаларын бербереңне хөрмәт итү, туган телләрне кадерләп саклау юнәлешендә тәрбиялибез, - диде ул “Минзәлә-информ” га интервьюда.

Шулай ук 1 нче дәрәҗәле диплом белән 1 нче урта мәктәп (казах халкы традицияләрен күрсәттеләр), 2 нче - Кадрәк мәктәбе (татар халкы) , 3 нче – Николаевка мәктәбе (грузин халкы) бүләкләнде.

Бәйгедә җиңүчеләрне котлап, Минзәлә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева:

- Мондый фестивальләр районыбыз халкын кечкенедән үк янәшәбездә яшәүче төрле милләт вәкилләрен хөрмәт итәргә, берберебезнең милли традицияләрен өйрәнергә этәрә. Бирегә килеп, үзләренең чыгышларын күрсәткән һәр мәктәп вәкилләре мактауга лаек, - дип билгеләп үтте.

Калган мәктәпләр дә аерым номинацияләр буенча бүләкләнделәр. Фестиваль кысаларында катнашучылар тарафыннан алар тәкъдим иткән халыкларның милли киемнәре, йорт кирәк-яраклары, кулинариясен чагылдырган өстәлләр дә әзерләнгән иде.

Шулай ук чарага махсус кунак рәвешендә  Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Кама буе территориаль идарәсенең әйдәп баручы белгече Ләйлә Галимова да килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев