Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдәге ТОС №5 җитәкчесе Валентина Смородинова грант отты

Шушы көннәрдә ТР Муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясендә 2020 ел нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

(Минзәлә, Флүрә Мусина, "Минзәлә-информ")

5 нче санлы ТОС җитәкчесе Валентина Смородинова “Татарстан Республикасының 2020 елда иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” республика конкурсында җиңеп чыкты, беренче дәрәҗә диплом һәм 665 мең сумлык грантка ия булды.

Валентина Смородинова, ТОС №5 җитәкчесе:

– Республика конкурсында җиңүемә мин бик шат. Әле мин ТОС җитәкчесе булып ярты еллап кына эшлим. Конкурста җиңүемә элеккеге ТОС җитәкчесе Валентина Автулеваның зур өлеше булуын да әйтеп үтәсем килә. Быел да территориябездә – Изыскательләр бистәсенең 1 нче, 2 нче, 3 нче  комплексларындагы күпкатлы йортларда яшәүчеләр белән төрле спорт, мәдәният чараларын оештырырга планлаштырыла. Грант акчаларының бер өлеше шушы чараларга, активистларны бүләкләүгә юнәлтеләчәк.

Грант средстволарының бер өлешенә “Безнең  ишегалды” программасына кергән ишегалларындагы балалар мәйданчыкларын МАФлар белән тулыландырырга планлаштырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев