Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдән кул остасы Илиза Абдуллаева Алабугадагы Спас ярминкәсендә катнаша

5-7 августта Алабугада XV Бөтенроссия Спас ярминкәсе үтә. Традиция буенча ул Алабуганың тыюлык өлешендә – Шишкин буасы, “Яшьләр” стадионы һәм шәһәрнең тарихи өлешендә уздырыла.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Ярминкәдән үзенең кул эшләнмәләре белән Минзәләдән Илиза Абдуллаева да катнаша. Ул сәйләннән (бисер) ясалган бизәнү әйберләре – брошкалар, беләзекләр, муенсалар, чигүле милли түбәтәйләр, калфаклар һәм башка шундый товарлар тәкъдим итә.

Илиза ханым узган ел да Спас ярминкәсендә катнаша. Анда ул брошкаларын тәкъдим итә, берничә түбәтәен дә алып бара. Шунда ул түбәтәй белән кызыксынучылар күп булуын күреп ала. Һәм ярминкәдән кайткач, түбәтәйләр, калфаклар тегүгә керешә. Ә быел инде Спас ярминкәсенә ул күп итеп күз явын алырлык, зәвыклы, пөхтә итеп тегелгән һәм чигелгән түбәтәй һәм калфакларын алып барды.

Исегезгә төшерәбез, Илиза Абдуллаева Бөтендөнья татар конгрессы уздырган “Оста куллы гүзәл затлар” конкурсының “Кул эшләнмәләре” номинациясендә дә быел беренче урынны алды.

Минзәләдә шундый кул осталары булу сөенечле күренеш. Уңышлар сезгә, Илиза ханым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев