Минзәләгә хәтта Сахалиннан килгәннәр. Ни өчен?
Шушы көннәрдә Минзәләнең “Юность” боз сараенда хоккейчы капкачылар өчен махсус тренировкалар үткәрелә.
Әлеге чарага илебезнең барлык почмакларыннан, шулай ук Казахстан һәм Молдавиядан капкачылар җыелган. Шуларның берсе - Сахалин утравыннан килгән Южно-Сахалинск шәһәреннән "Кристалл" командасы уенчысы Виталий И (милләте буенча кореялы). Аның әтисе Алексей И болай ди:
- Әлбәттә, мин улымны күпкә якынрак Владивосток, Хабаровскка хоккей буенча гомуми тренировкаларга алып барыр идем, әмма моның файдасы бик юк. Бары тик Минзәләдә генә капкачылар өчен махсус тренировкалар оештырыла. Монда килгәнгә үкенмибез, улым да яхшылап шөгыльләнә, шәһәр дә бик ошады.
Әлеге тренировкалар хакында турында тулырак "Минзәлә" газетасының алдагы саннарында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев