Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләгә ковидтан вакциналар кайтару дәвам итә

Район үзәк хастаханәсенә бүген тагын 50 доза вакцина кайтарыла.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”) Моңа кадәр Минзәлә районында коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаны 40 кеше ясаткан иде.

Ләйлә Нуртдинова, район үзәк хастаханәсенең баш шәфкать туташы:

–Беренче юлы кайткан вакциналар нигездә медицина хезмәткәрләренә, шулай ук пенсия яшендәге өлкәннәргә ясалды. Менә тагын 50 доза кайтарыла. COVID-19га каршы вакцина бушлайга район үзәк хастаханәсендәге 21 кабинетта ясала. Коронавируска каршы вакцинаны унсигез яшьтән алып өлкән яшькә кадәр ясатырга була. Прививка ясатучы 14 көн эчендә (вакцинация вакытында) COVID-19 белән дә, ОРВИ белән дә авырмаган булырга, җитди хроник авырулары, аллергик реакциясе булмаска тиеш. Авырлы яисә бала имезүче аналарга да прививка ясалмый. Прививка ясату өчен 8927 459 10 72 яки 8937 588 20 52 телефоны буенча язылырга кирәк.Үзең белән паспорт, иминият полисы һәм СНИЛС булу шарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев