Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә коллектив иммунитет түбәнәйде

Россиядә баручы иммунлаштыру буенча бердәм атналык кысаларында үткән түгәрәк өстәл вакытында табип Гүзәл Шестакова шулай дип белдерде.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Чөнки ра
йондашлар таләп йомшаргач хәтта ковидка каршы вакцина ясатуга да бик йомшак карый башладылар. Очрашуда катнашкан хастаханә баш табибының поликлиника буенча урынбасары Муса Хәбибуллин әйтүенчә, үткән атнада фәкать 35 кеше үз иммун системасын кайгыртып вакцина ясаткан. Ревакцинация ясатучылар саны бик түбән, нәтиҗәдә районда гомуми иммунитет проценты кимегән дә. Балалар арасында ковидка каршы вакцина кадатучылар бик аз.Чөнки күпчелек әти-әни үзләренең генә түгел, балаларының иммунитен күтәрү кирәклеген онытып җибәрәләр. Районда балалар өчен дә, олылар өчен дә вакцина бар. Алдан язылу системасы үзгәрмәде.
- Аңлату эшләре җитми, - диде Гүзәл Шестакова.- Иммунизация табип эше генә түгел.Һәркем үз сәламәтлегенә бик сак карасын иде.
Иммунитет дигәндә сүз ковид турында гына бармый.
Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә эшләүче шәфкать
туташлары менюны гына контрольдә тотарга тиеш түгелләр, балаларның сәламәтлеген күзәтеп тору, ата- аналар арасында актив аңлату эшләре дә алар өстендә.
Ковид кына түгел, бәләкәчләр әллә нинди инфекция
не эләктерергә мөмкин. Шул ук вакытта вакцинация календаре нигезендә укол ясатмаучы гаиләләр һаман да бар.
Түгәрәк өстәл барышында мәгариф бүлеге вәкиле сөйләшү булган тема буенча Гүзәл Шамиловнада лекция әзерләвен үтенде.
Табибның һәр коллектив белән очрашу мөмкинлеге юк ,билгеле.Шуңа "Минзәлә-информ" журналистлары аның белән инфекционист буларак видеоәңгәмә әзерләячәк. Сорауларыгыз булса безгә җибәрегез..

Бу тема белән якыннан таныш булган медицина өлкәсендәге экспертлар, Кытай мисалын китереп, җитди кисәтә: май ае ахырларында кешелек дөньясын куркуга салган зәхмәт Россиядә янәдән баш күтәрергә мөмкин.Әле омикроны да китеп бетмәде бит..
Нәрсә диим инде, Аллаһыбыз: Сакланганны гына саклармын, дигән. Гүзәл Шестакова әйткәнчә, вакцина- безне саклаучы зонтик ул!!!

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев