Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Минзәләлеләр Муса Җәлил укуларына 100 дән артык эш тәкъдим иттеләр

Иң-иңнәре район данын зона этабында яклаячак

(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Коронавирус белән бәйле вәзгыять сәбәпле быел Халыкара Муса Җәлил укулары конкурсы онлайн-форматта уза. Минзәлә данын алдагы этапларда яклаячак эшләрне район мәдәният сараенда махсус компетентлы жюри сайлап алды.

Нәсимә Шаһиева, Минзәлә район мәгариф бүлегенең милли эшләр буенча методисты:

- Барлыгы Җәлил укуларының район этабына 100 дән артык эш тәкъдим ителде. Урыннар аерым яшь категорияләре буенча билгеләнә. Укучылар Искәндәр Иванов (гимназия), Ләйлә Гатина (Югары Тәкермән), Латифа Гайниева (гимназия), Камилә Галиева (гимназия), Айсылу Якиева (Югары Тәкермән), Игорь Исакаев (2 нче мәктәп), Ләйлә Сафина (2 нче мәктәп), Дамир Шварцман (3 нче мәктәп), Айнар Халиуллинның (гимназия) шәхси, гимназия, Тауасты Байлар мәктәбе укучыларының коллектив чыгышлары район данын зона этабында яклаячак.

Катнашучыларның күпчелеге – мәктәп укучылары. Шулай ук Дәвек, Аю, Тауасты Байлар, Яңа Мәлкән, Татар Мөшегесе авыл клублары да үз эшләрен тәкъдим иттеләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев