Минзәләлеләр нигә газета укымыйлар?!
Газетага яздыру чоры – почтальоннар өчен генә түгел, газета редакцияләре өчен дә җаваплы чор: тираж мәсьәләсе хәл ителә.
(Минзәлә, “Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина)
Киләсе яртыеллык өчен газетага язылу тәмамланыр алдыннан 26 июньдә,без, “Минзәлә-информ” филиалы хезмәткәрләре шәһәр почта бүлекләренә юл тоттык. Чөнки бүген – район газетасына яздыру буенча Подписчик көне дип игълан иткән идек. Аның асылы шунда – районкага язылган һәркемгә истә калырлык бүләкләр тапшырыла.
Журналистлар бүген 1 нче, 2 нче, 3 нче почта бүлекләренә барды. Шәхсән мин үзем Изыскательләр урамындагы почта бүлегендә булдым. Ул 1 нче комплекста урнашкан. Почта бүлеге хуҗалык товарлары кибетләрен хәтерләтә. Теш пастасы, сабын, уенчык, юрганнан башлап көнкүреш техникасына кадәр товарларның киң ассортименты биредә.
Безне киң елмаеп почта бүлеге начальнигы – Ләйсән Сирош каршылады. Әлеге бүлекчәдә почтальоннар булып Людмила Гоникер, Зәнилә Яграшева, Илгизә Бахарева эшли. Һәркайсына уртача алганда 800ләп йорт хуҗалыгы туры килә.
Почта бүлекчәсенә 9дан 11 сәгатькә кадәр арада байтак кеше кереп чыкты. Кемдер посылка ала, кемнеңдер ТКХ түләүләре бар. Арадан берәү –Илдус Гыймаев “Минзәлә”гә язылырга килгән иде. Аңа без дә, почтальон Людмила Гоникер да истәлеккә бүләкләр бирдек.
Илдус Гыймаев, Изыскательлә урамы, 5/35:
–Газетадан аерылып торганы юк гаиләбезнең, 45нче ел яздырам.Үзем хәзер пенсиядә, район газетасын көтеп алам. Моңа кадәр авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгәч, иң беренче газетадан шушы темага язылган мәкаләләрне укып чыгам. Район яңалыкларын да газетадан укып беләм. Мәгълүматлар җитешле газета битләрендә. Өйдә эш күп, бакча эшләре, мал-туар карап тиз үтә вакыт. Ничек тә почтага кереп чыгарга онытмаска кирәк дип бүген килдем. Бүләкләрегез өчен рәхмәт!
Анастасия Вахрушева, Изыскательләр урамы, 3/17:
–Мин газета яздырмасам да, аны укып барам, чөнки әнием Валентина языла. Интернет аша район яңалыклары белән танышып барсам да, газетаны кулга алып уку бөтенләй башка. Район тормышы киң яктыртыла, мәгълүматлар күп газетада.Безнең бүлекчәдә эшләүче почта хезмәткәрләре дә якты йөзле, бик игътибарлы, яхшы хезмәт күрсәтәләр..
Артур Галяутдинов, Азин урамы:
–Мин электромонтер, почта бүлегенә эш буенча килдем. Район яңалыкларын интернет аша сайтлардан укыйм. Шуңа күрә район газетасына языганым юк.
Әхтәм Акрамов, Изыскательләр урамы, 1/35:
–Минзәләдә 25 ел яшибез. Шул чордан бирле газетага язылабыз. Бар яңалыкларны газета аша белеп барабыз. Кем әйтмешли, газетаны укымыйсың икән, күршеңне дә белмисең. Газетаның төсле булып чыгуы да, эчтәлеге дә ошый.
Рәмзия Муллахметова,Изыскательләр урамы, 1/13:
–Газетаны бер дә калдырганым юк, икенче яртыеллыкка да язылып куйдым. Рәхәтләнеп укырлык язмалар күп. Мин үзем пенсиядә, элек Нефтьчеләр ОРСында сатучы, аннары склад мөдире булып эшләдем.Үзебезнең чор кешеләре турында кызыксынып укыйм. Почтальоныбыз Илгизә аша язылам. Бүген газ өчен түләргә дип килдем.
Рәмзия Сафиуллина, Изыскательләр урамы, 1/6:
–Элек авылда яшәдек, хәзер 15 ел Минзәләдә яшим. Үземә 72 яшь. Минималь пенсия алам, аны ТКХ түләүләренә түлимме, ашарга җиткеримме. Әле оныгыма опекун да мин, оныгымны карыйм. Аның да 18 яше тулды. Элек газетаны яздыра идем, соңгы ике елда яздырган юк. Башта газетасыз бик читен булды. Минем өчен газета кыйммәт, шуңа языла алмыйм.
Лилия Гыйбадуллина, Изыскательләр урамы, 3/14:
–Әниләр авылда яши, шунда кайткан чакта газетаны укып чыгам. Ә үземнең язылганым юк. Уңайлы бит: телефоннан гына мәгълүматлар белән мензела.ру сайтыннан, социаль челтәрләрдән танышып барам.
Дима Штанке, Изыскательләр урамы, 4/2:
–Миңа 20 яшь, газетаны яшьләр укымый дип беләм, мин дә шулай. Райондагы яңалыклар да мине кызыксындырмый.
Ләйсән Сирош, почта бүлекчәсе начальнигы:
–Узган елның беренче яртысында безнең бүлекчә аша район газетасына 147 кеше язылган иде, икенче яртыеллыкта да шулай булды. Быел беренче яртыеллыкта район газетасын 158 кеше яздырган иде, икенче яртыеллык өчен аннан да күбрәк булыр дип торам, берничә көннән мәгълүматлар әзер була.
Акцент
Газета – ул район сулышы, халкының яшәеше, проблемалары, мавыктыргыч, күңелле вакыйгаларны чагылдыручы район көзгесе.Безнең белән бергә булып, үз яңалыкларыгыз белән уртаклашсагыз, бәлки ул сезнең дә йортыгызда көтеп алынган кунакка әверелер!
Хөрмәтле райондашлар, төрле сәбәпләр аркасында “Минзәлә”-“Мензеля” газетасына язылырга өлгермәгән булсагыз, әле соң түгел. Редакция бинасында урнашкан “Кырык тартма” кибетенә килеп языла аласыз. Газетаны үзебездән килеп алу шарты белән язылучыларга бәясе 516 сум гына, альтернатив ысул белән язылучыларга – 546 сум. Әлеге очракта газетабызның һәр яңа санын үзегезгә китереп бирә алабыз. Ашыгыгыз, вакыт санаулы гына!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев