Минзәләлеләр РФ Дәүләт Думасы депутатыннан Садакта мәктәп салу турында сорадылар
РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Минзәлә районында гражданнарны кабул итте.
Бу хакта безгә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшинның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Гражданнарның мөрәҗәгате нигездә социальобъектлар буенча булды. Мисал өчен, Садак микрорайонында мәктәп төзү хакында мөрәҗәгать керде. Хәзер анда мәктәп яшендәге 169 бала яши, алар 2,5 км дан алып 6 км ераклыкта урнашкан шәһәрнең башка мәктәпләренә йөреп укыйлар. Әлеге балаларның өчтән бере җәяү йөри.
“Шәһәр киңәйгән саен аның территориясендә белем бирүче һәм спорт учреждениеләрен булдыру мәсьәләсе кискен тора. ТР Мәгариф министрлыгында яңа мәктәп салу турындагы тәкъдимне уңай кабул иттеләр, хәзер бар мәсьәлә финанслауга барып тоташа” – дип җавап бирде депутат.
Минзәләдә яшәүче төзелүенә2021 елда 85 ел булган мәдәният учагы учреждениесе– С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасын ремонтлау турындагы мәсьәләне күтәрде.
“Театр шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунаклар арасында зур популярлык казана, аңа чыннан да капиталь ремонт таләп ителә. Объектны “Мәдәният” милли проектына кертү өчен акча бүленгән, проект-смета документларын әзерләү буенча эш алып барыла. Шулай ук бинаны 2023 елда театрларны капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү федераль программасына кертү өчен дә эш алып барабыз” – дип аңлатты Айдар Метшин.
Шулай ук тагын бер сорау 1994 елда төзелгән 10 нчы санлы “Чишмә” балалар бакчасындагы капиталь ремонтны төгәлләү буенча да яңгырады. Депутат сүзләреннән күренгәнчә, биредә 2021 елда беренче этап башкарылган, эчке эшләрне башкару, инженер челтәрләрен, ишекләрне алыштыру, территорияне төзекләндерү буенча эшләрне башкарасы, шулай ук җиһазлар аласы кала. Капиталь ремонтның икенче этабын башкару өчен проект-смета төзелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев