Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләлеләргә 25 мартка кадәр үзара салым акчасын түләп бетерергә кирәк

Үзара салым буенча җыелган 1 сум акчага республика бюджеты шәһәрдә 3 сум акча өсти. Шуңа күрә халыктан җыела торган сумманы арттыру сорала. Узган ел җыелган үзара салым акчасына шәһәрдә нинди эшләр башкарылуын шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева бәян итте.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
–Үзара салым программасы республикада 2013 елдан бирле эшләп килә. Минзәлә шәһәре программада 2016 елдан бирле катнаша. 2021 елда шәһәр халкыннан җыелган үзара салым акчасына 7 объектта эшләр башкарылды. Садак бистәсендә (чаңгы базасына каршы) тренажер мәйданчыгы төзелде. Анда чаңгыга йөрүче спортчылар һәм әлеге микрорайон кешеләре шөгыльләнә. Тренажер мәйданчыгының нигезе салынды, тренажерлар сатып алып урнаштырылды. Ленин исемендәге тарихи парк мәйданы төзекләндерелде. Хәзер әлеге урын көннән-көн заманча төсмер ала һәм шәһәрдәшләребезнең яраткан җиренә әверелә. Анда керү группасы һәм трибуна, утыргычлар өстендәге түбә ремонтланды, 20 данә урам яктырткычлары куелды. Төзүчеләр урамындагы “Нефтьчеләр” скверында төзекләндерү эшләре башлар өчен 7000 кв.м мәйдан җирдә киптерү эшләре башкарылды. Киләчәктә әлеге сквер кеше яратып йөри торган спорт һәм ял үзәге булыр дип көтелә. “Театральный” скверында реставрация эшләре башкарылды: С.Өметбаев һәйкәле астындагы мәйдан төзекләндерелде, брусчатка алыштырылды, 3 данә пергола ремонтланды, һәйкәл һәм перголаларга яктырткычлар куелды. Ел саен шәһәр үзәге төзекләндерелә, аерым атап әйткәндә “Сәүдә рәтләре” заманча төсмер ала. Җәяүлеләр йөри торган юллар һәм мәйданнар ремонтланды, брусчатка алыштырылды; 11 данә скульптура һәм экспозиция, эскәмия һәм чүп савыты урнаштырылды. Шәһәр халкына ял итү һәм фотога төшү өчен матур урыннар булдырылды. Гомуми озынлыгы 1,7 км булган Ленин, Гурьянов һәм Социалистическая урамнары буенча тротуарлар салынды. 2017 елдан башлап 2021 елга кадәр аралыкта үзара салым программасы буенча 16 км озынлыктан артык тротуарлар салынды. Ел саен урам яктырткычларын яңарту буенча эш алып барыла. Узган ел 352 урам яктырткычы энергия саклагыч яктырткычларга алыштырылды, шуның нәтиҗәсендә шәһәрнең бер өлеш урамнарын тулы режимда караңгы вакытта яктырту мөмкинлеге туды.
Гражданнарга үзара салым акчаларын 25 мартка кадәр түбәндәге реквизитлар буенча түләү сорала:
Получатель – УФК по Республике Татарстан (МКУ «Финансово-бюджетная палата Мензелинского муниципального района Республики Татарстан»)
ИНН 1628006334
КПП 162801001
р/сч 03100643000000011100
к/сч 40102810445370000079
БИК 019205400
ОТДЕЛЕНИЕ-НБ РЕСПУБЛИКА ТАТАРСТАН БАНКА РОССИИ//УФК по Республике Татарстан г. Казань
ОКТМО 92640101
КБК 991 117 1403 013 0000 150
Назначение платежа: Средства самообложения граждан города.
Түләүләрне Ак Барс банк аша түләргә кирәк (башка банкларда комиссия алына).
Быел үзара салым акчасына шәһәрдә нинди объектларда эш башкарылачагын “Минзәлә” район газетасының алдагы саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев