Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләлеләргә татар телендә дөрес итеп чыгыш ясау серләрен ачтылар

Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәре район мәдәният йортында төрле тармакта эшләүче җитәкчеләр, хезмәткәрләр өчен «Сөйләм теле һәм чыгыш ясау сәнгате нигезләре» дип аталган татарча мастер-класс үткәрде.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Чара шигъри-музыкаль композиция белән башланып китте. Аннан соң Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәре Илсөяр Шиһапова, Азат Зарипов, Раушан Шәрипов, Әлфис Галиуллин татар телендә халыкалдында чыгыш ясау сәнгатенә өйрәтте, киңәшләр бирде, музыкаль номерлар күрсәтте. Залда утыручы минзәләлеләр мөгаллимнәр әйткән күнегүләрне кабатлап, актив катнашып утырдылар.

Илсөяр Шиһапова, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният институты доценты, сәхнә теле һәм дикторлык осталыгы белгече:

Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов безнең институтка, һәр район үзәгенә барып, төрле һөнәр иясе булган җитәкчеләр алдында чыгыш ясап, мастер-класслар үткәреп, татар телендә чыгыш ясау осталыгына игътибар итәргә кушты. Телебез сәнгатьле, матур, җәлеп итәрлек, кызыктырырлык булырга тиеш дигән максат куйды. Бүгенге аралашу бер көн белән генә чикләнмәс, алга таба да дәвам итәр дип өметләнәбез. Күп районнар буйлап йөреп чыктык. Минзәлә – 36 нчы район.

Ике бүлектән торган мастер-классларда чыгыш ясау сәнгате һәм төп җитешсезлекләр, татар әдәби сөйләм теле төшенчәсе һәм аның нечкәлекләре аңлатылды. Җитәкчеләргә һәм авыл җирлеге башлыкларына дөрес чыгыш ясау буенча киңәшләр язылган китап бүләк ителде.

Роза Салдаева, шәһәр башлыгы урынбасары:

–Институт мөгалиммнәренең татар телендә яхшы чыгыш ясавым, сәнгатьле сөйләшүем өчен мактаганнарына әлбәттә күңелем булды. Башка җитәкчеләр дә бүген алган белемнәрен, күнекмәләрен файдаланып татар телендә тыңлаучылар күңеленә үтеп керердәй чыгышлар ясарлар дип ышанып калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X