Реклама
Көн темасы
Минзәләлеләрне "Хәтер юлы" акциясендә катнашырга чакыралар
Бөек Ватан сугышында катнашучыларның бердәм мәгълүмат базасы булдырылачак.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ») Әби – бабайлар турында хатирәләрне мәңгеләштерү өчен тагын бер менә дигән мөмкинлек барлыкка килде: Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында мәгълүматны “Хәтер юлы" музей комплексы өчен бердәм мәгълүмат базасына кертү.
Лариса Карамова, Минзәлә туган якны өйрәнү музее директоры:
- Бары тик сезнең, сугыш кырларында ятып калганнарның балалары, оныклары ярдәме белән генә без алар турында мәгълүматны саклап кала алабыз. Сезнең әби-бабаоларыгыз онытылырга тиеш түгел һәм бу сезнең кулыгызда. Әлеге акциядә катнашу өчен, Сезгә «Туган як музее» МБМУ базасында оештырылган корпунктка(Минзәлә шәһәре, Карл Маркс ур., 46 йорт, (балалар иҗат йорты, 2 кат) телефон-факс 8 (855531203) почта muzey91@mail.ru) алып килергә кирәк. анда фәнни хезмәткәрләр хатларны, фоторәсемнәрне, истәлекләрне сканерлаштырачак. Барлык шәхси әйберләр дә сезгә кире кайтарылачак. Базага мәгълүмат электрон рәвештә урнаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев