Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләнең 1 нче урта мәктәбендә “Кванториум” балалар технопаркы занятиеләр уздыра башлады

Хәзерге замана балаларына көнләшеп карарлык. Без мәктәптә өйрәнгәнгә караганда күпкә белемлерәк һәм заманга яраклашкан булып үсә алар

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ)

Бүген 1 нче урта мәктәпкә Чаллы шәһәрендәге балалар “Кванториумының” мобиль группасы педагоглары килеп, ике атналык занятиеләрне башлап җибәрде. Әлеге занятиеләргә старт бирү тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Нэля Бикеева да катнашты. Ул өстәмә белем бирүнең өстенлекле якларын билгеләп үтте. Мәктәп директоры Ольга Ильина 5-8нче сыйныф укучыларының әлеге дәресләргә яратып йөрүен билгеләп үтте.

“Кванториум”ның методисты Жанна Шамонова исә мәктәп директоры Ольга Ильинага хезмәттәшлек иткәннәре өчен рәхмәт хаты тапшырды.

1 нче урта мәктәптә “Кванториум” буенча занятиеләр дүрт юнәлеш буенча алып барыла. Моңа кадәр укулар көз айларында булган. Ә яз көне инде укучылар үз юнәлешләре буенча проект эшләре башкарачак.

Әлеге мобиль “Кванториум” Чаллыга якын урнашкан 6 района мәктәпләрендә занятиеләр уздыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев