Минзәләнең өч гаиләсе берләшеп ифтар оештырды
Рамазан ае ахырга якынлаша, аның белән бергә Минзәлә мәчетендә ифтарлар үткәрү дә быелга тәмамлануга бара.
Бүгенге ифтар мәҗлесен Азат-Дилә Габдрахмановлар, Илсур- Айсылу Закировлар, Азат-Эльвира Вагыйзовлар гаиләләре үткәрделәр.
Мул өстәлләр артында 100 ләп мөселман җыелды.
Оештыручылар әлеге мәҗлесне Аллаһ Тәгалә разыйлыгына үткәрдек, диләр:
- Изге Рамазан аеның ахыргы көннәре, ифтар үткәрү бик саваплы эш, шуңа изге эш башкарырга җитешеп калырга тырыштык, - дип билгеләп үтәләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев