Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләнең иң билгеле абыстайларының берсен соңгы юлга озаттылар

Кәндидә Хәбибуллинага быел 95 яшь туласы иде

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, Минзәлә-информ)

Минзәлә шәһәренең иң билгеле остабикәләренең берсе Кәндидә Хәбибуллина вафат булды. Аның җеназасы бүген Иске Иркәнәш авылында үткәрелде.
Кәндидә Кәбир кызы Хәбибуллина 1926 елда Имәнле авылында туган. Гомерен намуслы хезмәткә багышлаган, тыл ветераны булган Кәндидә әби күпләргә абыстай буларак билгеле иде. Минзәлә генә түгел, күрше районнардан да аңа дога укытырга киләләр, ашларга чакыралар иде.
Кәндидә әби үзенең энесе, узган ел ахырында вафат булган элеккеге Иске Иркәнәш имам-хатыйбы Рәис хәзрәт Кәбировтан (фотода алар икәү бергә) соң чама белән алганда ай ярымга  гына озрак яшәде..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев