Минзәләнең иң көчле волейболчы кызлары – 1 нче мәктәптә, ә егетләре – 2 нче мәктәптә
Минзәлә районы Мәктәп Волейбол Лигасы җиңүчеләре билгеле булды
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Минзәлә шәһәренең 1 нче урта мәктәп спортзалында Мәктәп волейбол лигасының район этабы финалы уздырылды. Әлеге ярышта 1 нче һәм 2 мәктәпләрнең кызлар һәм малайлар командалары көч сынашты.
Андрей Мясников кул астында әзерләнү үз ролен уйнады – 1 нче урта мәктәп кызлары көндәшләренә җиңүгә бер генә шанс та калдырмадылар. Егетләр арасында да 1 нче мәктәп командасы беренче партиядә өстен чыкты, әмма юкка гына Илнар Муллин әзерләгән команданы “хәрби механизм” белән чагыштырмыйлар. Икенче партиядә киеренке көрәштә өстен чыккач, өченче, хәлиткеч партиядә инициатива, гомумән алганда, алар кулында иде инде.
Нәтиҗәдә Актанышта апрель азагында узачак дивизиональ этабында район данын 1 нче мәктәп кызлары һәм 2 нче мәктәп егетләре яклаячак.
Командаларны Минзәлә районы мәгариф бүлеге исеменнән грамоталар, медальләр һәм кубоклар белән Балалар иҗат йорты вәкилләре Ренат Талипов һәм Сергей Басков бүләкләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев