Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләнең ике бистәсендә яңа газүткәргечләр файдалануга тапшырылды

Минзәлә шәһәрендә Садак һәм Элеватор микрорайоннарында яшәүчеләргә өйләренә газ кертү мөмкинлеге тудырылды.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Әлеге проект Татарстан Республикасын газлаштыру төбәк программасы кысаларында тормышка ашырылды һәм ул әлеге микрорайоннардагы 450гә якын йортны табигый газ газга тоташтырырга мөмкинлек бирде.

Объектларны файдалануга тапшыру чарасында Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Салахов, РФ Дәүләт Думасы депутаты, икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев,  “Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖнең  “Чаллыгаз”ЭПУ начальнигы Мөнәвир Галиев катнашты.

–Шәһәребезнең әлеге Садак һәм Элеваторный микрорайоннары  чагыштырмача яшь,  зур темпта шәхси йортлар төзелә. Моннан 7 ел элек 260 урынлы “Шатлык” балалар бакчасы төзелде. Соңгы өч ел эчендә газүткәргеч сузу буенча зур эшләр алып барылды. Без бигрәк тә республикабызның сәнәгать министрлыгына, “Газпром трансгаз Казан” җитәкчелегенә рәхмәтебезне җиткерәбез. Программа  шушы бистәләрнең бүгенгесе һәм киләчәге, яңа төзелүче йортлар өчен бик мөһим һәм кирәкле, – диде район башлыгы Айдар Салахов.

Әлеге микрорайоннарда яшәүчеләрне РФ Дәүләт Думасы депутаты, икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина котлады:

–Йортларга газ килүе зур бәйрәм. Газ – ул тормыш өчен уңайлыклар тудыра, ул җылылык, уңайлылык, гаилә өчен бәхет дигән сүз. Шуңа күрә мин һәрбер минзәләлеләгә, шушы микрорайоннарда яшәүчеләргә бәхетле тормыш телим. Шуны искәртеп үтәсем килә, быел РФ Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча Россиядә йортларны газлаштыру буенча масштаблы программа башланып китте. Моңа кадәр Газпром теге яки бу районга, авылга магистраль газ үткәрсә, әлеге  газүткәргечләргә тоташу йорт хуҗаларының үз средстволарына башкарылды. Моннан тыш зур күләмдә документлар туплау таләп ителде. Бу да өстәмә чыгымнар. Хәзер һәрбер йортка газ дәүләт хисабына кертеләчәк. Һәрвакыттагыча безнең Татарстан Республикасы һәрвакыттагыча лидер: әлеге программага беренче булып керде.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев минзәләлеләрнең шатлыкларын уртаклашты һәм газлаштыру программасы буенча алга планнар турында сөйләде.

–2019-2023 елларга Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалыгын, сәнәгать һәм башка оешмаларын газлаштыру буенча төбәк программасын тормышка ашыру кысаларында 100 км дан артык поселокара һәм 700 км га якын бистә эчендәге газүткәргечләр төзеләчәк. Бүгенге көндә “Газпром трансгаз Казан " инде бушлай 1700 җир участогына газ бирде, ел ахырына кадәр тагын 200 гә кадәр җир участогына бирү планлаштырыла. Киләсе елда 4 мең җир участогына газ биреләчәк.

Микрорайоннарда яшәүчеләр исеменнән шәһәрнең Сугышчы-Интернационалчылар урамы, 32 нч йортта яшәүче Нәзирә Солтанова, Речная урамы, 24 нче йорта яшәүче Фәрдиевләр газ кертү мөмкинлеге тудырган өчен район, республика җитәкчелегенә, шулай ук газчыларга үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев