Реклама
Көн темасы
Минзәләнең Казан Богородица чиркәвенә яңа иконалар кайтты
Храмда иконостастагы иконаларны алыштыру башланды.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов "Минзәлә-информ")
Минзәлә шәһәренең Казан-Богородица чиркәвенә яңа 4 икона кайтарылды.
- Иконостастагы иконаларны тактага буяу белән язылган яңаларына алыштыру башланды,-дип хәбәр итте Казан-Богородица чиркәве настоятеле Евгений Лазарев. – Иске иконалар Николаевка авылында Изге Николай часовнясына тапшырылачак.
Чиркәүгә 2 зур икона - аларда архангеллар Михаил һәм Гавриил сурәтләнгән, шулай ук ике «Рождество Богородицы» һәм «Крещение Господне» дип аталучы ике кечкенә икона кайтарылган.
Иконостасны тулысынча яңарту өчен 9 зур, 5 урта, 6 кече иконаны алыштырырга кирәк. Бу эш дин тотучылар иганәсенә башкарыла, иганә җыю дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев