Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләнең “Таңкай” балалар бакчасында “Сөмбелә чибәре-2021” конкурсы узды

Җиңүче район этабында көч сынашачак

(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")

Минзәлә шәһәренең 5 нче санлы “Таңкай” балалар бакчасында “Сөмбелә чибәре-2021” конкурсы узды. Анда барлыгы 8 бала көч сынашты.

Катнашучыларны һәм жюри әгъзаларын – район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикееваны, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраевны, район мәгариф бүлегенең баш белгече Ләйсән Лобанованы сәламләп, балалар бакчасы мөдире Зилә Фәйзуллина:

- Безнең балалар бакчасына 87 бала йөри, шуларның 27 – се татар, 57 – рус, 1 мари һәм 2 әзербайҗан кешесе. Бездә “Татарча сөйләшәбез” һәм “Туган телдә сөйләшәбез” методик проектлары тормышка ашырыла. Бүгенге чараны шулай әзерләдек - конкурсантлар гына түгел, ә һәрбер бала катнашты, - диде.

Аның сүзләренчә, быел “Таңкай” балалар бакчасы өчен бик уңышлы булды – “Жили-были” мультстудиясе белем бирү проекты белән “Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыруда муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм итү” грантын оттылар. Бу грант суммасы 500 мең сум тәшкил итә. Аның буенча биредә мультстудия оештыру планлаштырыла.

- Киләчәктә балалар бакчасында тәрбияләнүче һәр бала үзенең милли мәдәнияте элементларын кулланып, әлеге мультстудиядә анимацион фильм ясауда катнаша алсын, дигән максат куябыз, -дип проект белән аның авторы, тәрбияче Венера Закирова таныштырды.

Ә конкурсны балаларның бакчасы татар теле тәрбиячесе Рәмзилә Исакаева алып барды.  

Башта балалар “Сертотмас үрдәк” әкиятен сәхнәләштерделәр. Конкурста Ралина Шакирова, Сәйдә Фәррахова, Диләрә Шайхлиева, Ләйсән Селиверстова, Айзилә Гайнутдинова, Миләүшә Сизова, Самира Сафина, Азалия Латыпова катнашты. Алар “Таныш булыйк”, “Сәнгатьтәге осталыгым”, “Табышмакка җавап”, “Ак алъяпкыч билләрдә”, “Кечкенә модельер” бәйгеләре буенча көч сынаштылар.

Нәтиҗәдә “Сөмбелә чибәре” титулына Миләүшә лаек булды –ул балалар бакчасын район этабында тәкъдим итәчәк. “Иң оста җырчы” дип Айзилә, “иң тыйнак кыз” дип Ләйсән, “иң гүзәл кыз” дип Ралина, “иң сылу кыз”,  дип Диләрә, “иң кыю кыз” дип Самира, “тамашачы мәхәббәтен яулаучы” дип Сәйдә, ә “иң оста пешерүче” дип Азалия танылды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Конкурста кашыкчылар ансамбле дә чыгыш ясады, балалар инглиз телендә уенда уйнап күрсәттеләр.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев