Минзәләнең танылган җырчысы Данила Новиков Мәскәүгә укырга керде
“Ты – супер” телевизион шоу финалисты, Минзәләнең 1 нче урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Данила Новиков Мәскәү шәһәренә белем алачак.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Быел Данила 9 нчы сыйныфны тәмамлады. Алга таба ул укуын Мәскәү шәһәрендәге Синергия университеты каршындагы театраль колледжында дәвам итәчәк. Биредә ул актер-укытучы, продюсерлык осталыгы белгече булып чыгачак.
Ә бүген әле ул Минзәләдә. Киноучреждение белгечләре белән берлектә Муса Җәлил паркында аның иҗатын яратучы тамашачыларына концерт күрсәтте.
–Беләм, Мәскәү – зур шәһәр. Ләкин мин аңа ияләшермен, ул мине үз итәр дип уйлым. Укуда да тырышырга, күп укырга, үз өстемдә күп эшләргә туры киләчәк, – ди Данила
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев