Минзәләнең ятим балалар һәм ата - ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен интернат-мәктәбендә республикакүләм семинар узды
Семинарда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы вәкилләре, республиканың мәктәп-интернатлары һәм балалар йортлары директорлары катнашты.
(Дифиза Нуриева, "Минзәлә-информ")
Семинарда катнашучылар интернат-мәктәпнең укыту-җитештерү лабораторияләре белән таныштылар: болар – ел әйләнәсе эшләүче теплица, сыроварня, "Полянка" лагере базасында укыту-җитештерү терлекчелек комплексы.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева мәктәп эшчәнлегенә югары бәя бирде:
– Без балаларның нинди яхшы шартларда укуларын һәм яшәүләрен күрдек. Грант программаларында катнашу, хәйриячеләрне җәлеп итү нәтиҗәсендә мәктәп барлык яклап та җиһазландырылган. Бу семинарга без Минзәлә интернат-мәктәбе тәҗрибәсе белән уртаклашырга җыелдык.
Бүгенге көндә уку йортында 91 бала (33 кыз һәм 58 малай) белем ала. Шуларның 16 сы ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, 17се шәхси рәвештә өйдә укытыла, 50 баланың инвалидлыгы бар. Мәктәп коллективына килгәндә, коллектив иҗади, эшкә сәләтле. Мәктәптә 93 хезмәткәр көч куя, шуларның 42 се – педагогик персонал. Югары квалификацияле категориягә 6 педагог һәм беренче квалификацияле категориягә 28 педагог ия. Барысы да югары белемле һәм “олигофренопедагогика” программасы буенча кабат әзерлек узганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев