Минзәләнең үзәк урамында үзгәрешләр көтелә
Район башлыгы Айдар Салахов төзелеш объектларында: Изыскательләр урамындагы 3 комплекслы күп фатирлы йортлар ишегалдында, балалар поликлиникасында, Ленин урамында һәм паркында планерка үткәрде.
Динара Шияпова
«Безнең ишегалды» программасы кысаларында 55 мең кв.м. ишегалды территориясе төзекләндерелә, өчесе – иң зурлары - Изыскательләр урамында урнашкан. Ишегалларына асфальт салынды. Балалар мәйданчыкларында Мафлар, уен элементлары урнаштырылды, грунт кайтарылды, гаражлар тәртипкә китерелде. Шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева җитәкчелегендә күп фатирлы йортларда яшәүчеләр, оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән берлектә өмәләр үткәрелде. Район башлыгы төзекләндерелә торган ишегалды территориясен яшелләндерүнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм күбрәк агачлар утыртырга, аларны киләчәктә карап тотуны онытмаска кушты.
Балалар поликлиникасында Айдар Салахов һава шартлары начарланганчы төзекләндерү эшләрен, тышкы эшләрне төгәлләргә һәм темпны тизләтергә кушты. Хәзерге вакытта бина территориясендә фасадны бизәү, вентиляция системасы урнаштыру, бина эчендә электромонтаж, сантехника һәм бизәү эшләре бара. Дизайн буенча карарлар кабул ителде, интерьер буенча сораулар килештерелде.
Паркта брусчатка җәю, сәхнә, беседка төзү эшләре дәвам итә. Тиздән сәхнә өстендә монолит поликорбонат түбә ясалачак.
Ленин урамында яңа ут баганалары куелачак. Урам буйлап алмагачлар һәм декоратив куаклар утырту, ботак агачларны кисү һәм чәчәкләр утырту планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев