Михаил Борознов: геройга әверелү мизгелләре
Бүген Минзәлә халкы үз героен соңгы юлга озатты.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Михаил Борознов- гади авыл малае.Балтай авылында туып, Хуҗәмәт мәктәбен тәмамлаган. Чаллыда эшләгән. Усай авылыннан өлешчә мобилизация белән илебезне дошманнардан якларга киткән. Алгы сызыкта иң кайнар нокталарның берсендә элемтәче булып хезмәт иткән.Миномет утына эләгеп һәлак булган. Гади авыл малаеның күпләрнең хәтерендә сакланачак геройга әйләнүенең кыскача биографиясе шулай.
Илебез тынычлыгын яклап гомерен биргән сугышчыны шәһәрдәге христианнарның яңа зиратында хәрбиләрчә олылап күмделәр.
Матәм митингы Усай авылында үтте. Меңләгән кеше алдында герой белән хушлашу сүзләрен район башлыгы Айдар Салахов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин әйтте. Әнисенә улына бирелгән Россия бүләге - Мужество Ордены тапшырдылар. Аларның митингта әйткән сүзләрен, озатырга килгән кешеләрнең кайгыруын без төшергән видеода күрә аласыз. Ул ВКда безнең төркемдә урнаштырылган.
Геройның әнисе Татьяна ханым безгә улы Михаилның хезмәт яратуын, кечкенәдән кул астына кереп, малларга терлек азыгы әзерләргә булышуын сөйләде. Мобилизация белән алгы сызыкка эләккәннән соң сирәк кенә сөйләшүләрдә отпускка июньдә кайтып, печән өсте булса, бик теләп булышачагын әйткән. Гомерен терлекчелектә эшләүгә багышлаган Татьяна апа бүген дә сыер асрый әле.
Мин аралашкан авылдашлары, танышлары Михаилның чыннан да хезмәт сөючән, аралашучан, ярдәмгә килергә әзер булган ир- егет буларак тасвирладылар.
Бүген илебез батыр сугышчысын, әнисе яраткан улын, район тагын бер героен югалтты. Мәңгелек дан, яу кырында башын салган якташыбызга!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев