Мөхәммәт Мөкминов газетасын да укый, бүләген дә җиңә
Минзәләнең легендар шахматчысы “Татмедиа” АҖ оештырган конкурста катнашып, бүләк отты.
“ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Минзәлә-информ” җитәкчесе Илдус Шаһиев “Минзәлә” район газетасының күптәнге дусты, актив укучысы Мөхәммәт Мөкминовка бүләк тапшырды.
Мөхәммәт Мөкминовка “ТАТМЕДИА” АҖ нең 3 газета-журналына язылучылар арасында оештырылган бәйгедә уңыш елмайды: ул район буенча иң актив язылучы булып танылды. Әлеге җиңүе өчен аңа “ТАТМЕДИА” АҖдан истәлеккә эмальле савыт-сабалар җыелмасы, өстәл календаре һәм шуңа өстәп “Минзәлә-информ” нан китаплар тапшырылды.
Мөхәммәт Мөкминов:
- “Минзәлә” газетасын бик яратып укыйбыз. Районыбызның һәр авылында диярлек кодаларыбыз, туганнарабыз, элеккеге хезмәттәшләрем, танышларым яши. Шуңа күрә алар хакында мәкаләләр, алар төшкән фотолар чыкмаганмы, дип бигрәк тә кызыксынып укыйбыз район газетасын. Аннан соң үзең яшәгән җирлекнең яңалыклары хакында хәбәрдар булу зарур, дип саныйм. Хатыным исә бигрәк тә республиканың “Мәйдан”, “Чаян” журналларын яратып укый. Шуңа күрә, аларга да беренче чиратта бүләк уйнатуда катнашу максатыннан түгел, ә яратып укыганыбыз өчен язылабыз. Бүләкләр өчен рәхмәт.
безнең өстәмә
Мөхәммәт Мөкминов Минзәләнең иң оста, легендар шахматчысы буларак та билгеле. Шуңа күрә аның тәкъдиме дә бар: “ТАТМЕДИА” АҖ газета-журналларына язылучылар арасында шахмат ярышы үткәрергә җыенмыйлармы икән, бик теләп катнашыр идем?” – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев