Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында 1 нче урта мәктәп укучыларына портфельләр тапшырылды

Шулай ук әлеге хәйрия чарасында янгын нәтиҗәсендә зыян күргән гаилә балаларына да матди ярдәм күрсәтелде.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Балаларны мәктәпкә әзерләү – ата-ана өчен җаваплы да, чыгымлы да вакыт. Районда матди яктан кыенлыклар кичерүче гаиләләргә ярдәм итү традициягә әйләнде. Арабызда төрле гаиләләр бар: муллык-барлык белән яшәүчеләр белән бергә очын-очка ялгаучылар да, ишле балалы һәм тулы булмаган гаиләләр дә. Белем көнендә һәр баланың өр-яңа форма киясе, матур сумка тотасы, гомумән, иң-иң буласы килә. Бер генә бала да яшьтәшләре арасында ким-хур булмасын, яңа уку елын яхшы кәеф, күтәренке күңел белән башлап җибәрсен өчен үткәрелә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит"акциясе. 1 нче урта мәктәпнең актлар залында быел 1нче сыйныфка керүче 6 балага канцелярия товарлары тутырылган портфельләр тапшырылды. Әлеге портфельләр Минзәлә РУЭС һәм район мәгариф бүлеге ярдәме белән алынды.

Чарага килгән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева әлеге акциянең 2007 елдан бирле үткәрелүен әйтте. Балаларны якынлашып килүче Белем бәйрәме белән тәбрикләде, укуда уңышлар теләде.

Минзәлә РУЭС җитәкчесе Артур Сизов шулай ук 1нче сыйнфка керүче балаларга да үз теләкләрен җиткерде һәм оешма исеменнән канцелярия товарлары тутырылган портфельләр бүләк итте.

Күптән түгел шәһәребезнең бер шәхси йортында янгын чыгып, хуҗаларга матди зыян килде. Әлеге гаиләдә 3 мәктәп укучысы тәрбияләнә. Мәктәптә үткән хәйрия чарасына әлеге гаилә дә чакырылган иде. Мәктәп директоры Ольга Ильина район мәгариф бүлеге һәм 1 нче урта мәктәп коллективы, ата-аналар ярдәме белән җыелган матди ярдәмне янгыннан зыян күргән гаиләгә тапшырды. Үз мәктәпләренә беренче тапкыр гына аяк басучы 1 нче сыйныф укучыларына, ата-аналарына изге теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев