Реклама
Көн темасы
«Мөшеге чишмәләре» Минтимер Шәймиевның туган авылында кунакта булды
Очрашу Бердәм фольклор көне уңаеннан үткәрелде
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Минзәлә районы Татар Мөшеге мәдәният йортында (директор — Айгөл Таҗкаева) эшләп килүче «Мөшеге чишмәләре» халык фольклор ансамбле Актаныш районы Әнәк мәдәният йортында (директор — Фәйрүзә Нигмәтуллина) эшләп килүче «Ядкәрь» фольклор коллективы белән очрашты.
— Очрашу Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев музее — аның балачагы, үсмер еллары белән бәйле нигездән башланып китеп, мәдәният йортында дәвам итте. Коллективлар арасында тәҗрибә уртаклашу максатыннан әби-бабайларыбыз уйнаган җырлы-биюле уеннар уйналды, халык җырлары җырланды, бию хәрәкәтләре элементлары күрсәтелде, — дип хәбәр итә «Минзәлә-информ» га Татар Мөшегесе мәдәният йорты җитәкчесе Әлфия Әхмәтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев