Мөшеге механизаторлары Татарстан Рәисен сайлаган көнне көзге чәчүне төгәлләделәр
Җитәкчеләре Камил Шәймәрданов белән сайлау участогында тавыш биргәннән соң Фәндүс Гайсин, Андрей Федоров, Альберт Хадиев көзге бодай чәчүне төгәлләделәр.
Илдус Шаһиев, Минзәлә – информ
«Әнәк» хуҗалыгының Мөшеге бүлекчәсендә бу культура 994 гектарда чәчелде.
Сайлау участогы комиссиясе дә бу көн механизаторларның хәтерендә калсын кечкенә генә күчтәнәч әзерләде.
Участокка беренче булып кергән Камил Шәймәрдановка сувенир тапшырылды, ә комиссия әгъзасы Вәсимә Мостаева аларга багышлап шигырь укыды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев