Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Мөшегенең Чәүле урамы бәйрәм итте

Мондый чаралар авыл халкын берләштерә

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Алдагы атналарда Татар Мөшегесе авылының Коммунистлар урамында яшәүчеләр Урам бәйрәмен үткәргәнен хәбәр иткән идек. 

Узган шимбәдә Татар Мөшегесе авылында «Урам бәйрәме» Яшьләр (халык телендә Чәүле) урамында дәвам итте. 

— Урамдашларын котларга төрле район, шәһәрләрдән җыелган авылдашлар тамашачыга үзләренең җырларын бүләк иттеләр, кызыклы истәлекләре белән уртаклаштылар. Балалар, урта буын, өлкәннәр, кодагыйлар чыгышлары — барысы да кызыклы, матур, мавыктыргыч булды, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га  Татар Мөшегесе авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Әлфия Әхмәтова. 

Бәйрәм ахырында урамдашлар сый белән тулы өстәл артында рәхәтләнеп аралаштылар, күтәренке кәеф белән таралыштылар.

Реклама

Татар Мөшегесе авылының тагын бер урамында бәйрәм бу атнаның шимбәсенә планлаштырылган.

Фотолар Татар Мөшегесе авылы мәдәният йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев