Мөслимдә Ык елгасы аша салынган яңартылган күпердән иң беренче җигүле ат үтте
Октябрь аенда Ык елгасы аша салынган күперләрнең икенчесе ачылды Татарстанда.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
Беренче күпер, ремонттан соң, Татарстанның Ютазы районы белән Башкортстанның Октябрьск шәһәрләрен яңадан якынайтты.
Бу хакта безгә ТАТМЕДИАның Ютазыдагы баш мөхәррире Юлия Дәүләтбаева хәбәр иткән иде.
Мөслим районында ачылганы үткән гасырның 70 нче елларында төзелгән булган. Бу хакта безгә ТАТМЕДИАның Мөслим-информ телевидениясе хезмәткәре Лилия Шәймиева хәбәр итте. Рәхмәт аңа!

Ык елгасы аша салынган күперләрнең сафка бастырылуы хакында язуыбыз юкка түгел. Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәр алдыннан бу вакыйгалар аеруча әһәмияткә ия. Территорияләрне, анда яшәүчеләрне менә шулай итеп елгалар берләштерә. Елгадагы күперләр яшәешне, хезмәтне җиңеләйтергә ярдәм итә.
Ык елгасы аша өченче күпер Минзәлә районында яңартыла. Икедән дүрт полосалыга әйләнәчәк бу күперне яңарту гасыр төзелешенә әйләнгән М7 не реконструкцияләү кысаларында алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев