Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Мотопарапланнар Минзәлә күген гизде

Минзәлә күгендә тагын бер чемпионат тәмам.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Официаль төстә җиңел авиация буенча Россия чемпионаты, оештыручылар әйткәнчә, гадәттән тыш вакыйгаларсыз узды. Катнашучыларның мотопарапланнарының двигательләре шул тирәдә яшәүчеләрнең иртәнге тынычлыгын бераз борчыса да, планлаштырылган барлык күнекмәләр дә үтәлгән. Чөнки Минзәлә күгендә паралет алырлык (аның бәясе автомобильнеке кебек, мотопараплан гына кыйммәтрәк) кешеләрнең үзара ярышы түгел, ә Россия командасында чыгыш ясаучыларның һөнәри көч сынашуы иде.
Ябылу тантанасында спортчыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева сәламләде. "Сюрприз" ансамбле үзләренең кабатланмас тембрлары белән җыр башкардылар.
Мәскәү өлкәсе спортчылары командасы беренче, Иваново- икенче, Новосибирск - өченче урынны яулады. Ярышларда тагын Владимир, Иркутск, Калининград, Ярославль, Пермь, Башкортстан, Татарстан командалары катнашты.
Бу ярышларның ябылуы хакында хәбәр әзерләгәндә тагын бер күңелле яңалыкка тап булдым. Самолетларны бик яраткан Минзәләбез батюшкасы Роман, фотоаппаратта төшерүгә чынлап тотынуы турында хәбәр итте. Күзәтеп барыгыз аның блогер буларак иҗатын.

ФОТОГАЛЕРЕЯ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев