Реклама
Көн темасы
Мөслимдә элеккеге Минзәлә районы башлыгы Илдус Исламовның әтисе вафат булды
Зәкиҗан Исламовка 86 яшь иде
(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")
РСФСР ның Атказанган авыл хуҗалыгы инженеры, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, хезмәт ветераны, Мөслим районының мактаулы гражданины Зәкиҗан Исламов вафат булды.
Бу хакта үз инстаграмында Мөслим районы башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хузин хәбәр итә.
Зәкиҗан Исламовның улы Илдус Исламов 1993 елдан алып 1998 елга кадәр Минзәлә районы башлыгы булды җитәкләде. Аңа кадәр район Сельхозтехникасын, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, “50 лет Татарии” совхозы җитәкчесе булды. Икенче улы Илгиз Исламов Мөслимнең данлыклы “Агромастер” заводы генераль директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев