Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Муниципаль хокукый актларны үтәмәгән өчен административ җаваплылык каралган

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында»гы 2003 елның 6 октябрендәге 131 нче санлы федераль законның 7 нче маддәсе нигезендә җирле әһәмияткә ия булган мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары һәм җаваплы затлар тарафыннан муниципаль хокукый актлар кабул ителә.

(Минзәлә, Флурә Мусина, "Минзәлә-информ")Әлеге актларны үтәмәгән өчен нинди административ җаваплылык чаралары каралган? Район Советының юридик бүлек начальнигы Рузинә Бәдриева белән әңгәмәбез шулар хакында.

–Рузинә Рафисовна,  муниципаль хокукый актлар системасына нәрсәләр керә?

–Муниципаль хокукый актлар системасына җирлекнең Уставы, җирле референдумда кабул ителгән хокукый актлар, җирлек Советының норматив һәм башка хокукый актлары керә. Муниципаль берәмлек уставында каралган җирле үзидарә органнарының һәм җаваплы затларның, авыл җирлеге башлыгының һәм башкарма комитетының хокукый актлары да шуңа керә.

–Җирле үзидарә органнары тарафыннан кабул ителгән муниципаль хокукый актлар җирлек территориясендә мәҗбүри үтәлергә тиешме?

–Әлбәттә шулай. Чөнки авыл җирлеге Уставы, шулай ук җирле референдумда кабул ителгән хокукый акт рәвешендә рәсмиләштерелгән карарлар муниципаль хокукый актлар системасында иң югары юридик көчкә ия булган актлардан санала.

–Соңгы елларда шәһәрдә, авыл җирлекләрендә үзара салым кертү,  үзара салым средстволарын файдалану мәсьәләләре буенча референдумнар үткәрелеп килә. Аның буенча кабул ителгән карарларны үтәмәгән өчен җаваплылык каралганмы?

–Муниципаль хокукый актларны үтәмәгән өчен гражданнар, оешмалар җитәкчеләре, дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнарының вазифаи затлары федераль законнан РФ субъектлары законнары нигезендә җаваплылык тоталар. Җаваплылык дисциплинар,  административ, гражданлык җаваплылык булырга мөмкин.

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында»гы 2003 елның 6 октябрендәге 131 нче санлы федераль законның 56 маддәсе 2 өлеше нигезендә үзара салым кертү һәм үзара салым средстволарын файдалану мәсьәләләре җирле референдумда (халык җыенында) хәл ителә. Хәзерге вакытта ТР законы буенча  җирле референдумда кабул ителгән карарларны үтәмәгән өчен җаваплылык билгеләнмәмгән. Шул ук вакытта административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 2.6 маддәсе нигезендә җирле үзидарә органнарының үз вәкаләтләре чикләрендә кабул ителгән муниципаль хокукый актларын үтәмәгән өчен административ җаваплылык билгеләнгән: гражданнарга 1 меңнән 2500 сумга кадәр штраф рәвешендә җәза каралган; вазыйфаи затларга – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр; юридик затларга 200 меңнән 500 мең сумга кадәр; ел дәвамында кабат хокук бозган өчен – гражданнарга – 2500-5000 сумга кадәр; вазыйфаи затларга - 30 меңнән 50 мең сумга кадәр; юридик затларга - 500 меңнән 1 миллион сумга кадәр.

Татарстан Республикасында күпчелек муниципаль районнар һәм җирлекләр советлары тарафыннан гражданнарның үзара салымын җыю һәм куллану тәртибе турында положениеләр расланды. Үзара салым акчаларын җыю тәртибен регламентлаучы бүлекне положениедән төшереп калдырырга һәм аны аерым муниципаль норматив хокукый акт белән расларга тәкъдим ителә. Шул ук вакытта положение үзара салым акчаларын җыю тәртибенең муниципаль берәмлекнең хокукый акты белән билгеләнүен күрсәтүче пункт белән тулыландырылырга тиеш (131нче санлы Федераль законның 45 маддәсе, “Җирле референдум турында"гы 2004 елның 24 мартындагы 23 нче санлы Татарстан Республикасы законының 60 маддәсе). Монда үзара салым акчаларын түләү шартлары һәм сроклары, аны үтәмәгән өчен җаваплылык, шулай ук гражданнар тарафыннан түләүләрнең эзлеклелеге билгеләнә.

–Әгәр дә гражданин җирле үзидарә органының тиешле актында күрсәтелгән срокларда үзара салым акчалары түләми икән, бу муниципаль хокукый актның үтәлмәве булып торачакмы?

–Әйе. Мондый рәвештәге хокукый акт, җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары тарафыннан документларны тиешенчә рәсмиләштергән очракта, ТР КоАПның 2.6 маддәсе буенча үзара салым акчаларын түләмәүчеләрне административ җаваплылыкка тартырга мөмкинлек бирә. Бу очракта (ТР КоАПнең 8.1 маддәсендәге 13.1 өлеш) авыл җирлекләре башлыклары (башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары (сәркәтипләре) административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә хокуклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев