Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Муса Җәлилнең басылмаган бер шигыре тарихыннан...

Әлеге язманы “Минзәлә-информ” филиалына М.Җәлилнең Минзәлә шәһәрендәге мемориаль музее мөдире Энҗе Данилова алып килде. Мәкалә тарих фәннәре кандидаты Рәшит Галләм белән берлектә әзерләнгән.

Язма Муса Җәлилнең бернинди җыентыкларында да басылмаган “Истәлек” дип аталган шигыре хакында.

Муса Җәлилнең  бу шигыре безгә  аның тормыш юлын күп еллар буена өйрәнгән тикшерүче-галим Шәмси абый Хамматов язмалары аша билгеле булса да (ул аны үзенең «Муса Җәлил Минзәлә якларында», дигән язмасында искә ала), басылмау сәбәпле, әлегәчә киң даирә укучыларга билгесез булып калды.

Ул үзенең бу шигырен 1941 нче ел ахырында, Минзәлә шәһәрендә хәрби-сәяи курсларда укыган чорында, ул вакытта мәдәният йортында директор булып эшләгән, соңрак “ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре”, дигән мактаулы исемгә лаек булган Рәбыйга апа Рәхим (Рәхимҗан) кызы Терегуловага атап язган.  Истәлек шигырь Рәбыйга  апаның үтенече буенча, аның  шәхси “Истәлек дәфтәренә”  теркәп куелган.  Шуңарга, ул “Истәлек”, дип атала. Озакламый, 1942 нче ел башында ук, шагыйрь яу кырына китәчәк һәм аннан инде кире әйләнеп кайтмаячак…

Рәбыйга апа Терегулова  бу шигырьнең язылу тарихы турында үзенең 1969 нчы елгы кулъязма истәлекләрендә менә ниләр яза: “Муса Җәлил хәрби-политик курсларда укып йөргән чорда (билгеле булганча, бу укулар 1941 нче елның 7 ноябреннән алып, ел ахырыныча дәвам итә) мин культура йорты директоры булып эшли идем. Билгеле инде, сугыш елларында да халыкка культура хезмәте күрсәтергә күп көч куя идек.

Сугыш башында ук, барлык яшь егетләр фронтка китеп беткәч, спектакльләрдә ирләр ролен башкаручыларга кытлык туды. Шуңа күрә политик курсларның җитәкчеләреннән, безгә - культура йортына - татар солдат-курсантларын җибәрүне сорап, үтендек. Моннан алда гына бу курстан татар иптәш телефоннан шалтыратты, монда булган татар егетләренең культура йортына килеп, төрле эшләрдә каташырга теләкләре булуын әйтте. Соңыннан мин аның Муса икәнен белдем.

Беркөнне шулай, бер бүлмәгә җыелып, репитиция ясап утыра идек, бер төркем татар егеләре – курсантлар килеп керде. Безнең күзләр дүрт булды: сөенечебезнең иге-чиге юк иде. Шуларның берсе: “җитәкчеләре үзем – Муса Җәлил булам. Мине бу егеләргә баш итеп, сезнең карамакка җибәрделәр, - ди бу миңа, - ләкин кичке сәг. 10 га кадәр генә. Әйдә, әйтегез, безгә нәрсә эшләргә?..”.

Эшнең нәрсәдә икәнен аңлатып биргәч, Муса һәм егетләр рольләрне бүлә башладылар. Без моңа бик сөендек. Рәбига Тукаева дигән кызыбыз, хәтта, биеп тә алды. Без өч пәрдәлек “Дүрт хикмәтле төен” (авторын хәтерләмим) дигән комедия әзерләдек. Мин – баш рольдә, Муса егет ролен башкарды.

Бу иптәшләр клубка озак кына йөрделәр. Бер кичне, хәтта, авылга да барып, спектакль куеп кайттык. Концерт программасы әзерләп, халык алдында чыгышлар ясый идек.

Муса һәм башка курсантларны фронтка җибәрү вакыты җиткәч, без бергәләп саубуллашу концерты куйдык. Бу концертта Муса үзенең “Минзәлә истәлеге” шигырен дә укыды. Муса һәм аның иптәшләре белән дустанә мөнәсәбәт урнашкан иде. Шуңа күрә алар белән саубуллашу безгә җиңел булмады. Хушлашу билгесе итеп, шагыйрь минем “Истәлек” дәфтәремә түбәндәге юлларны язып калдырды:

Яшьлек хатирәсе онытылырмы?

Бәлки, әйе,

Бәлки онытылмас.

Бәлки төтен булыр,

Бәлки изге эштәй

Һичкайчан да үлмәс, юк булмас.

А, юк!

Онытылмасын яшьлек, онытылмасын

Онытылмасын тормыш таңыбыз,

Туган көндәй безнең истә торсын

“Курсант” булып йөргән чагыбыз!”.

Шунысы кызганыч, Рәбыйга апаның үзе исән чагында кадерләп саклаган “Истәлек дәфтәре” дә, аның 1969 нчы елгы истәлекләренең төп нөсхәсе дә,  бүгенге көннәргәчә сакланмыйча, музейда шигырьнең дә, истәлекләрнең дә  тик күчермә текстлары гына саклана.  Моннан тыш, шигырь тексты тулы түгел - аның ахыры юк. Ә бәлки, шигырь авторның үзе тарафаннан тәмамланып бетмәгән булгандыр?..  Хәер, хәзер бу турыда ни дә булса әйтү кыен. Тик шулай да, “Истәлек” шигыренең безгә килеп ирешкән өлешендә дә, шагыйрьнең мәхәббәт катыш хәвеф тулы, яшьлеккә, яшәешкә мәдхия булып яңгыраган нечкә лирикасы  ачык тоемлана. Гүя, ул үзен алда нинди язмыш көтәсен алдан ук сизенгән:

«Истәлек»

Еллар, еллар

Яшен кебек кызу үтәсез

Безнең яшьлекне дә еракларда

Адаштырып кына китәсез.

Яшьлек хатирәсе онытылырмы?

Бәлки әйе,

Бәлки онытылмас,

Бәлки төтен булыр

Бәлки изге эштәй

Һич кайчан да үлмәс, юк булмас.

Бәлки...

....................

А, юк!

Онытылмасын яшьлек, онытылмасын

Онытылмасын тормыш таңыбыз,

Туган көндәй безнең истә торсын

"Курсант" булып йөргән чагыбыз.

.................

Шуның өчен Сезгә шигырь язам,

Истәлеккә калсын гомергә

Тик альбомың тулгач суга салма,

Күмеп куйма төпсез кабергә.

Еллар үтәр.

Алар саны...? Күпме?.. Белмим!

Кызу үтә, очсыз-кырыйсыз.

Шул вакытта яшьлек искә төшсә

Альбомыңны алып укырсыз.

Искә төшәр тиле шаярулар,

Тәрәзәләр, иске парталар,

Портретлар,

Якын дусларың,

Бәлки шунда тагын... карталар.

Тик мин төшмәм синең исеңә.

Яки төшсәм... (дәвамы юк)

Фотолар Муса Җәлил музееннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев