Муса Җәлил паркындагы фонтан эшли башлады
Минзәләнең истәлекле урыннарының берсе - Муса Җәлил паркындагы фонтан - җанланды.
(Минзәлә, 10 август, “Минзәлә-информ", Чулпан Шафикова). Муса Җәлил паркында бүген аеруча җанлы: балалар һәм өлкәннәр быел яңа эшләп килүче фонтанга шатланалар.
Алсу, 8 яшь: "Фонтан астында йөгерергә мөмкин булганны без озак көттек!”
Ленар, 10 яшь: "Эссе көннәрдә монда килеп, су белән рәхәтләнәчәкбез!”
Ландыш, әниләре: "Ниһаять, фонтан эшли башлады! Хәзер инде җәйге челләләрдә, бу паркта туңдырма ашап, балалар фонтанда күңел ачачаклар. Шәһәребездә истәлекле урыннар елдан-ел арта бара. Барысына да рәхмәт.»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев