Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Наил Каюмов һәм аның оныгы Әмир йөзү буенча республика ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар

Алтын медаль лаеклы рәвештә минзәләлегә тапшырылды

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

26 октябрьдә Казанда йөзү буенча «Буыннар бәйләнеше» республика ярышлары узды.

Һәр район  2 катнашучыдан: 1 ир-ат яки хатын-кыз һәм аның 14 яшькә кадәр һәм аннан яшьрәк оныгыннан торган команда тәкъдим итте .

Минзәлә районы данын Каюмовлар гаиләсе — Наил Фәрхәт улы һәм аның оныгы 1 нче урта мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучысы Әмир Дамир улы яклады. Наил Каюмов йөзү буенча шәхси беренчелектә абсолют лидер булды — ул лаеклы рәвештә 1 урын яулады. Аның оныгы Әмир шәхси беренчелектә иң яхшы унлыкка керде. Команда зачетында Каюмовлар Татарстан Республикасының барлык районнары арасында иң яхшы унлыкка керде.

— Ярышлар өлкән яшьтәге һәм яшь буын кешеләре арасында йөзүне үстерү һәм популярлаштыру, буыннар бәйләнешен ныгыту һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм «йөзү» спорт төре белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан үткәрелә, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га СФР клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева.

Ярышлар программасына шәхси беренчелек өчен ярышлар һәм команда беренчелеге өчен катнаш эстафета кертелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев