Наказлар үтәлеше депутатлар контролендә
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары эш визиты белән районда булдылар.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Район башлыгы Айдар Салахов Дәүләт Советы каршында оештырылган сайлаучыларның наказларын үтәү буенча эшче төркем составындагы Дәүләт Советы депутатлары - "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесенең урынбасары Александр Тыгин һәм экология, табигатьтән файдалану, агросәнгать һәм азык- төлек сәясәте комитеты җитәкчесе Азат Хамаев белән берлектә Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаган чорда сайлаучылардан җыелган наказларны тормышка ашыру мөмктнлеге каралды.Безнең район кешеләре республика буенча иң күп наказ бирүчеләр арасында.Теге яки бу юнәлештә эш башкару буенча теләк җиткерелгән.
Район башлыгы эшче төркем алдында чыгыш ясаганда һәр наказ нечкәлекләрен төпле аңлатты.Дискуссия барышында район өчен өстенлекле юнәлешләрне тупладылар.Аларның саны егермегә җитә.Менә шуларның да иң мөһимнәре: Садакта мәктәп һәм юллар, театр бинасына капиталь ремонт, шәһәр- Элеваторный бистәсенә икенче яктан юл, Җәмәктә клуб, Югары Тәкермәндә җәмәгать үзәге- музей өчен иске бинага ремонт...
Александр Тыгин:
-Наказлардагы тәкъдимнәрне җентекләп каравыбыз юкка түгел, чөнки алар безнең партиянең бурычларыны итеп алыначак.Объектларны быел, алдагы елларда республикада тормышка ашыралачак төзелеш, ремонт буенча программалар исемлегенә кертү өчен эшлибез..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев