Нәни минзәләлеләр йөгерешкә чыктылар
Кайбер җиңүчеләр икешәр диплом һәм бүләк алды
Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Минзәлә шәһәренең Ленин исемендәге стадионында мәктәпкәчә яшьтәге балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында ВФСК ГТО буенча кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү узды.
Ярышларга 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 11 нче санлы балалар бакчаларында тәрбияләнүче 100 ләп бала чыкты
- Бу мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында йөгерү буенча беренче шундый масштаблы чара, һәм без аны ел саен уздырачакбыз, - дип билгеләп үтте Минзәлә районында ГТО буенча белгеч Дарья Липина.
Ярышлар "Олимп" спорт мәктәбе тренеры Антон Лаврентьев (ул баш судья булды) һәм районның яшьләр һәм спорт бүлеге белгечләре Диана Мельникова һәм Рәзилә Адиева белән берлектә уздырылды.
Башта һәр бала 30 метр йөгерде.
Шуннан соң 1 километрга йөгерү булды. Шунысын да әйтергә кирәк, балалар шактый өлкәннәр өчен дә зур араны шаккатыргыч тизлек белән йөгерделәр.
ГТО символикасы белән бизәлгән истәлекле бүләкләр белән пакетлар һәм дипломнар 30 метр һәм 1 километр дистанцияләрдә иң яхшы 5 нәтиҗә күрсәтүчеләр өчен аерым әзерләнгән булса да, аларны бер үк диярлек балалар алды. Утыз метрлы дистанциядә дипломнар белән Ильяс Зәкиев (11 нче санлы балалар бакчасы), Даниель Пакшин (11 нче санлы балалар бакчасы), Дамир Шәрифуллин (11 нче санлы балалар бакчасы), Аделина Лаврентьева (11 нче санлы балалар бакчасы) һәм Кәрим Хәлиуллин (5 нче санлы балалар бакчасы) билгеләп үтелде. Даниель, Дамир, Кәрим 1 км дистанциядә дә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.шулай ук 1 километрга йөгерү нәтиҗәләре буенча Мирон Горностаев (3 нче санлы балалар бакчасы) һәм Антон Бочкарев (8 нче санлы балалар бакчасы) бүләкләнделәр.
11 нче "Шатлык" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдире Надежда Калинина тәрбияләнүчеләренең уңышларын шәрехләп, кыш көне чаңгы, ә җәй көне йөгерү белән шөгыльләнүләрен билгеләп үтте. Шулай ук аларның балалар бакчасында җәяү йөрүгә зур игътибар бирелә.
Ә Дарья Липина, ярышларга йомгак ясап:
- Сезнең өчен ГТО әле башлана гына. Киләчәктә без сезнең белән мәктәпләрдә очрашачакбыз.Бүген үзегез күргәнчә, йөгерү белән актив шөгыльләнүче балалар җиңде. Шуңа күрә йөгерегез, җәяү йөрегез , дусларыгыз, туганнарыгыз, әти-әниләрегезне дә ияртегез,- дип билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев