Реклама
Көн темасы
Наркоманнар? Бар алар
Минзәлә районы буенча наркотик матдәләр кулланучы 21 кеше район үзәк хастаханәсенең наркопсихологик кабинетында учетта тора.
25-29 яшьтәгеләр - 5 кеше, 30-49 яшькә кадәр - 16 наркоман. Кулланучыларның 2се балигъ булмаган балалар - алар таксикоман. Наркоманнарның сәламәтлек торышын гомуми практика табиблары күзәтә, ул ике шәфкать туташы - нарколог һәм психиатр. "Хәзерге вакытта укучы балаларны һәм студентларны наркотикка тикшерү программасы бар. Республика бюджетыннан акча бүлеп бирелә, уку йортларына тестлар җибәрелә. Уку йортларында тикшерү тестлары көтмәгәндә үткәрелә. Элек планлаштырылып үткәрелгән тикшерүләр югары нәтиҗә бирмәделәр, чөнки наркотик матдәләр кулланган балалар дәресләрен калдыралар иде. Тикшерүләрне үткәрергә кирәк дип саныйм, әти-әниләр һәм укытучылар үз вакытында ярдәмгә килер өчен эшнең нинди хәлдә булуы турында белергә һәм кызыксынырга тиешләр", - дип сөйләде район үзәк хастаханәсенең баш табибы Павел Стоногин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев