Нәсим Дәүләтовның намуслы хезмәте медаль белән билгеләп үтелде
Данлыклы фермер районыбызның, аеруча Югары Тәкермән авыл җирлегенең социаль-иктисадый үсешенә зур өлеш кертә
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Минзәлә районы КФХ “Дәүләтов” җитәкчесе Нәсим Дәүләтов Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде. Бу хакта указны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елның 18 маенда имзалады. Әлеге медальгә Нәсим Дәүләтов республиканың агросәнәгать үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен лаек булды.
Фотода: Рөстәм Миңнехановның күптән түгелге визиты вакытында Нәсим Дәүләтов аны үзенең КФХ сы эшчәнлеге белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев