Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Нефтехимик” командасы хоккейчылары Минзәлә “Кречетларына” мастер-класс күрсәтте

“Нефтехимик” уенчылары Минзәләгә 3 нче мәртәбә киләләр

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Минзәлә шәһәренең “Юность” боз сараенда Түбән Каманың “Нефтехимик” командасы уенчылары “Кречетлар” командасының яшь хоккейчылары өчен мастер-класс үткәрделәр.

 Чара башланыр алдыннан Түбән Кама кунаклары “Юность” боз сарае директоры Хәмзә Гыйләҗетдиновтан биредә балалар белән шөгыльләнү ничек оештырылганы хакында сораштылар, “Нефтехимик” командасының бүгенге көндәге уңышлары турында сөйләделәр.

2007, 2008, 2009 елгы командалары белән һөҗүмчеләр Тимур Шәрифҗанов, Андрей Чивилов, Евгений Митякин шөгыльләнде.Үзләренең яшь коллегалары өчен алкалы хоккей, капкага ыргылу техникасына күнегүләр үткәрде, ә ахырда матчлар уйналды.

Тимур Шәрифҗанов һәм Андрей Чивилов өчен Минзәләгәберенче тапкыр килү түгел. Тимур узган елгы мастер-класска килгән булса, Андрей әле мәктәпелларында бирегә шөгыльләнергә җыеннарга килә торган булган. Ике хоккеист та:

- Яшь хоккейчыларның потенциаллары югары, “Юность” боз сараенда шөгыльләнү өчен бар шартлар да тудырылган. Үзләре тырышалар икән, оста хоккейчылар булып үсәчәкләренә һич шик юк, - дидеп билгеләп үттеләр.

“Кречетлар” тренерлары Илгиз Мәүҗиев һәм Дмитрий Смагин да:

- Бүген күрсәтелә торган күнекмәләр балаларга таныш инде. Әмма үзләреннән зуррак һәм танылган хоккейчылар белән уйнау үзе үк бик зур психологик эффектка ия, - дип искәрттеләр.

Минзәләнең яшь хоккейчыларының Түбән Камадан кунаклар белән шөгыльләнүләрен ата-аналар, шулай ук бирегә язгы каникуллар вакытында шөгыльләнергә килгән балалар зур кызыксыну белән карадылар.

Безнең өстәмә

“Нефтехимик” уенчылары Минзәләгә 3 нче тапкыр килделәр. 2019 елдан башлап ( 2020 елны коронавируска бәйле рәвештә мастер-класс булмады), һәр елдагыча берничә районда яшь хоккейчылар белән очрашу үткәрәләр. Быел да, Әгерҗе, Чистай, Минзәлә, Менделеевск, Зәйдә мастер класслар үткәрелә. Ә Алабугада Төнге хоккей лигасында уйнаучы “Елабуга-1000” хоккей командасы белән дусларча уен үткәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев