“Нефтяник” спортзалы капиталь ремонтлана
Шәһәрдәге “Нефтяник” спортзалы быел “Яшүсмерләр клубы челтәрләрен капиталь ремонтлау” республикасы программасына кертелде.
(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Нефтьчеләр бистәсендәге спорт залында биш тренер занятиеләр алып бара. Шәһәрдәге яшүсмерләр, спорт сөюче өлкән яшьтәгеләр футбол, волейбол буенча тренировкаларга йөри, шулай ук биредә герчеләр дә шөгыльләнә. Район, республика күләмендәге спорт ярышлары да уздырыла.
Капиталь ремонтны Артур Микаелян җитәкчелегендәге төзелеш оешмасы башкара. Бүгенге көндә объектта 12 кеше ремонт эшләре белән мәшгуль.
Район башлыгы Айдар Салахов һәм райбашкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев төзүчеләр катнашында үткәргән планерка барышында подрядчыга бурычлар куелды.
Фаяз Хизбуллин, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы:
– Капремонт барышында спортзалның түбәсе яңадан ябылды, фасады тышланды. Эчке якта стеналар, идән-түшәм, душ керү, бәдрәф бүлмәләрендә бар нәрсә яңартылды. Элек спортзалда канализация системасы буенча проблема бар иде, ул да кабаттан эшләнде, суүткәргеч линияләр, җылылык системалары алыштырылды. Капремонт эшләре ахырга якынлашып килә. Хәзер эчке бизәү эшләре, плиткалар җәю кебек эшләр алып барыла. Гомумән, занятиеләргә йөрүчеләргә дә, тренерларга да бөтен уңайлыклар булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев