Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ни өчен Алабугада Минзәләдән укучылар бик аз

Алабуга дәүләт педагогия университеты директоры Елена Мерзон район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре:шәһәребезнең урта уку йортлары җитәкчеләре, мәктәп директорлары, аларның уку-укыту буенча урынбасарлары, балалар бакчалары мөдирләре Минзәлә педагогия көллиятенең конференцияләр залында очрашу уздырды.

Дилфас Галиев

Әлеге очрашуны район башлыгы Айдар Салахов алып барды. Ул район мәгариф бүлегенең эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Районыбыз мәктәпләренә капиталь ремонт үткәрелде, мәктәпләрнең мөмкинлекләре шактый киңәйде:интерактив җиһазлар, инглиз,татар ,рус теле укытылуын ассызыклады. Балалар бакчаларының да шактые ремонтлануын, бакчаларда балалар белән шөгыльләнү һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны мәктәпкә әзерләү өчен барлык шартлар да тудырылганлыгын бәян итте. Чит телләр өйрәнгәндә укучылар алдында бөтен “дөнья ачыла”, диде. Матди яктан караганда, бик зур эш башкарылган. Хәзер инде укытучылардан югары һөнәри дәрәҗәдә эш таләп итәргә хакыбыз бар диде, Айдар Салахов. Заманча җиһазлар кайтты. Елена Мерзон Алабуга дәүләт педагогия университеты студенты Лиза Санниковага Рәхмәт хатын аның туганына тапшырды. Лиза Санникова шәһәребезнең 3 урта мәктәбен тәмамлап Алабуга дәүләт педагогия университетында белем ала, укуда һәм җәмәгать эшләрендә актив, бик яхшы күрсәткечләргә ирешә.

Елена Мерзон Алабуга дәүләт педагогика университеты бүгенге көндә Татарстан, Россиянең алдынгы уку йортлары рәтендә торуын, 6 факультетта студентлар белем алуын билгеләп үтте. Монда барысы 10 факультет, 20 кафедра, фәнни китапханә, 5 уку-укыту бинасы, 3 тулай торак бар. Биредә хезмәт куючы педагогларның 72 проценты фән кандидатлары һәм кандидатлыкка диссертация яклаган. Районда Минзәлә гимназиясендә укыта торган бер укытучының гына фән кандидаты исеме бар, ә калган мәктәпләрдә фән кандидатлары юк. 2011елның 2 февралендә уку йорты Казан(Идел буе) федераль университетына филиал итеп кушылган. Биредә ел саен бюдҗет урынарына 544 студент кабул ителә һәм барысы 6 бүлектә 4551 студент белем ала.

Магистратурада да 73 урынга бюдҗет урыны бар. Ә полингливал белем бирү буенча 7 бюдҗет урыны бар. Быелгы уку елында максатчан укуга районнан бер студентта укырга килмәгән. Бу уку йорты район укытучыларының квалификациясен күтәрү буенча да эшли, ә безнең район укытучылары Чаллы шәһәрендәге педагогика институтында белемнәрен күтәрәләр. Ә укытучыларга Алабугадагы университетка бару өчен тагы башка автобуска күчеп утырырга кирәк. Бу уку йортына районыбыздан укыту өчен студентларның санын арттыру буенча булышлык та кирәк.

Әлеге уку йортында Минзәлә районыннан барысы 34 студент белем ала. Узган ел 9 студент әлеге уку йортын бетергән, шуның 4 се генә районга эшкә кайткан. 2018 елда бер генә укучы бирегә укырга кергән. Район мәктәпләреннән Алабуга дәүләт педагогика университетына укучыларны максатчан укытырга җибәрү кирәктер, анда укып чыкканнарның туган якларына эшкә кайтырга теләкләре дә булыр иде. Укытучылар әзерләү буенча һәр мәктәпнең индивидуаль планы булырга тиеш. Очрашу азагында1 урта мәктәп директоры Ольга Ильина мәктәп командасын укыту, 2 урта мәктәп директоры Рөстәм Ялаев кадрлар мәсьәләсен, “Балачак” бакчасы мөдире Екатерина Голякова тәрбиячеләрне яңадан әзерләү мәктәпкәчә яшьтәге балаларны түләүле инглиз теле укыту буенча сорауларын бирделәр. Мөгаллимнәр олимпиада үзәге, олимпиадачыларны бердәм дәүләт имтиханына әзерләү мәсьәләләренә дә тукталдылар. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев бу университитет белән хезмәттәшлек итеп тыгыз контактта эшләчәкбез, диде. Моның өчен бездә фундамент һәм тәҗрибә дә җитәрлек. Алабуга дәүләт педагогия университеты коллективы Татарстан һәм Россиянең югары уку йортлары белән тыгыз бәйләнештә тора, аралашып, хезмәттәшлек итеп һәм тәҗрибә уртаклашып яши. Студентлар исә төрле дәрәҗәдәге фәнни гамәли конференцияләрдә, конкурс-бәйгеләрдә, спорт ярышларында катнашып, кызыклы, вакыйгаларга бай тормыш белән яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев